Марат Әхмәтов 2014 елда Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча рейтингы һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде

2015 елның 19 декабре, шимбә

19 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2014 елда Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча рейтингы һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Киңәшмә републиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Районнарның авыл хуҗалыгы буенча гомуми (йомгаклау) рейтинглары авыл хуҗалыгы җитештерүенең 16 күрсәткече буенча төзелгән, шул исәптән 100 гектардан тулаем продукция, 1 га чүчүлектән акчалата табыш, уртача хезмәт хакы, дәүләт ярдәме күләмнәре, сөт һәм ит җитештерү күләмнәре, савым сыерларның продуктивлылыгы һәм башка күрсәткечләр, дип юилгеләп үтте министр.

Аның сүзләренә караганда, лидер-районнар күбрәк төньякта һәм Идел алды зонасында урнашкан, өченче һәм дүртенче унлыктагы районнар - республиканың көньягында һәм көньяк-көнчыгышында.

Барлык күрсәткечләр буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән районнар арасында: Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнары.

Тукай, Кукмара, Буа районнары да уңышлы эшләүчеләр арасында.

Икенче унлыкка кергән районнар - үсеш ресурслары булган уртача күрсәткечле районнар: Зәй, Арча,Мамадыш районнары. Зәй районы, мәсәлән, үсемлекчелек буенча инвестор белән нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсендә үз күрсәткечләрен арттырды.

Беренче унлыкта әлегә Теләче, Кайбыч, Апас районнары үз позицияләрен саклап кала алдылар, әмма бу районнар соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә үз өлешләрен арттыра алмыйлар, кайбер башка күрсәткечләр буенча да артымнары юк, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

“Рейтингның өченче төркемендәге районнарда авыл хуҗалыгын алып баруга караш тамырдан үзгәрергә тиеш.Бу районнарның резервлары җитәрлек", - диде алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Алабуга, Лениногорск, Аксубай районнарында үсемлекчелек буенча эшләүне арттырырга кирәк, диде минстр. «Соңгы ике район терлекчелек буенча да аксый, мондый районнарга тагын Минзәлә, Нурлат, Сарман районнары да керә», - диде ул.

Республикада җитештерү үсешенең темпы киләсе елда артта калучы районнарга, аларның ни дәрәҗәдә җитди эшләвенә бәйле булачак, дип саный Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International