ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2015 елның 22 сентябрендәге 218/2-пр номерлы боерыгы нигезендә 2015 елның 12-16 октябрендә республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 16 июнендәге 53-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2015 елгы ашлыкны дәүләт интервенция фондына сатып алу үткәрелә.
Татарстан Республикасының Дәүләт туризм комитеты ярдәмендә, авыл туризмы өлкәсендә туристик продуктлар булдыру буенча «Алга, Авылга!» дигән укыту программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елның 23-25 октябрендә «Туристик маршрутларны проектлау һәм булдыру» буенча проект-методик семинар узачак.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгы Тау авылында «Сөт иле» ҖЧҖнең «Яңа Чишмә» филиалы фермасы территориясендә яңа туган бозаулар өчен 100 корылма урнаштырдылар. 
2015 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр республиканың 6 зонасында 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларындатерлекләрнең кышлавын оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре шимбә көнне, 17 октябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында уза.
Бу елның 14 октябрендә «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советы һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы фермер хуҗалыклары инициативасы белән авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше мәсьәләләре буенча тәүгәрәк өстәл үткәрелде.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында “Таллы Бүләк” АХҖК терлекләрне районда беренчеләрдән булып абзарларга кертте.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “АПКда икътисад һәм хокук” темасына түгәрәк өстәл узды.

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында терлекләрне төзекләндерелгән абзарларга кайтаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International