Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булды

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Узган атнада Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясегенераль директоры Юрий Еров, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелыш барышында ассоциациянең 2015 елдага эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, лицензияле шартнамәләрне төзүгә һәм яңадан теркәүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

«Җитештерелә торган орлыкларны сату буенча башка төбәкләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга, шулай ук, бәяләр сәясәтендә уңайлы ысуллар кулланып, республика эчендә дә эшне көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

2015 елда ассоциация составы яңа әгъзалар белән тулыландырылды, болар - Биектау районының «Татарстан»АФ ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Аббазов, Кукмара районы «Тойма» ҖЧҖ җитәкчесе Рәҗәп Галиев, Тукай районы«Гигант» ҖЧҖ җтәкчесе Риф Имамов, Минзәлә районы «Заиковский» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Фәттахов, Мөслим районыннан КФХ башлыгы Нияз Авзалов.

Чара барышында шулай ук «Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы» конкурсына йомгаклар ясалды. 2015 елгы эш йомгаклары буенча Тукай муниципаль районыннан «Ирек» ҖК беренче урынны алды, икенче призлы урынга Буа районыннан “Кыят” ААҖ ия булды, өченче урынга Арча районының «Корса МТСы» ҖЧҖ чыкты.

Гомуми җыелыш кайбер норматив документларны раслады, болар: «Орлыклар базары операторлары турында» һәм «Ревизия комиссиясе турында» нигезләмәләр, юридик һәм физик затларны «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларына кабул итү кагыйдәләре, киләсе елга ассоциация әгъзалары һәм дирекциясе арасында үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм исәп-хисаплар ясау тәртибе. Шулай ук 2016 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре каралды һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыруюллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International