19 һәм 20 декабрьдә Чаллыда Азатлык мәйданында “Яңа ел казы” бәйрәм алды тематик ярминкәсе узды. Анда Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан кошчылар катнашты. Шәһәр кешеләре һәм кунаклары өчен 11 тонна каз, үрдәк, күркә, үрдәк белән күркә кушылмасыннан (индоутка) һәм тавык ите китерелгән иде. Ярминкәгә килүчеләр яңа ел өстәленә казларның әле генә суелганын да, каклаганын да сайлап ала алдылар. Татарстан Республикасы Мөслим районыннан фермерлар тере казлар да алып килгәнннәр. Оештыручылар сүзләренә караганда, казларның баш-аякларын да, эчке маен да, шулай ук йонын да алучылар күп булган.
Бу тематик ярминкәнең быелгы мәйданы Азатлык мәйданының икенче башына, иркенрәк һәм керү юллары уңайлырак булган ягына күчерелгән.
19 декабрьдә шулай ук Чаллының өч мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә узган: Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм «Южный» агропаркында. Сатуга алып килгән продукция ассортиментында ит һәм сөт продуктлары, бәрәңге, җиләк-җимеш, казылык, икмәк-күмәч әйберләре, бал, ярма, он, ашлык, балык, йомырка һ.б. бар.
Ярминкә мәйданчыкларында барысы 279 сәүдә ноктасы урнашкан, аларга 80 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Бу атнада Чаллыда яңа ел алды тематик ярминкәләре дә, шулай ук гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә узачак:
- 26 декабрьдә - Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда, «Южный» агропаркында һәм Азатлык мәйданында;
- 27 декабрьдә - Азатлык мәйданында һәм Сарман трактында.