Татарстанның Спас муниципаль районының Тәнки (Танкеевка) авылыннан фермер Роваль Бакиров сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнә һәм ул эре мөгезле терлекләр санын арттыруны планлаштыра.
Аның әйтүенчә, КФХ торган саен зурая бара. Мәсәлән, 2015 елда “Гаилә терлекчелек фермасы” федераль программасы буенча алынган грант буенча хуҗалыкка яшь терлекләр өчен 30 баш сыерга исәпләнгән бинага ремонт ясалган. Шулай ук холмогор токымыннан 17 баш тана сатып алганнар. Бүгенге көндә терлекләр саны 70 баштан артып киткән (41 савым сыер һәм яшь терлек), узган елга караганда 20 башка арткан.
Хуҗалык һәркөнне сөт эшкәртүчеләргә майлылыгы 4 %лы 200 килограмм сөт җибәрә. Терлекчеләр Иван Архипов, Валентина Гурьянова, Руслан Хисаметдинов, Владимир Куликов һәм башкаларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. «Фермада хезмәт җиңел түгел, әмма кешеләр тырышалар. Үз эшләрен сыйфатлы һәм җиренә җиткереп эшлиләр», - ди Роваль Бакиров.
КФХның 1409 гектар җире бар. Кышка 80 тонна бөртекле фураж, 200 тоннадан артык печән әзерләгәннәр,салам да җитәрлек күләмдә. Шулай ук "Нурлат шикәре” ЯАҖ белән дә 25 тонна чөгендер түбенә (жом) килешеү төзеп куйганнар.
КФХ башлыгы алга таба да терлекләр санын арттырырга, ферма өчен җайланмалар сатып алырга, машина-трактор паркын яңартырга уйлый һәм фермага, анда эшләүче хезмәткәрләргә кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итүне планлаштыра.