Татарстан мелиораторлары квалификацияләрен күтәрәләр

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Узган атнада “Радуга” Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе (Мәскәү өлкәсе, Коломна шәһәре) галимнәре тарафыннан Казанда мелиораторларларның квалификациясен күтәрү буенча оештырылган курслар узды.

Мелиорация тармагы белгечләре түбәндәге һөнәри белем программалары буенча укытылды: «Гидротехник корылмаларның иминлеге өлкәсендәге белгечләрне аттестацияләүгә әзерләү» һәм «Гидромелиоратив системаларны һәм гидротехник корылмаларны проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү» турында. Укыту барышында тыңлаучыларга шактый зур күләмдә актуаль мәгълүмат бирелде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты оешмасының эш тәҗрибәсенә анализ ясалды.

Уку программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Татмелиорация» ТК ААҖ һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ белгечләренә шактый дәрәҗәдә теоретик мәгълүмат җиткерелде, алар гидромелиоратив системаларны һәм гидротехник корылмаларны проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә үзләренең эш тәҗрибәсен анализладылар. Болар барысы бергә белгечләрнең квалификациясен күтәрергә ярдәм итте.

Квалификация күтәрү курсларына республика мелиорация тармагының төзелеш, эксплуатацияләү һәм проектлау оешмаларыннан 60тан артык белгеч килгән иде.

Гомумән алганда, Татарстанның мелиорация системасында 2 меңгә якын квалификацияле белгеч эшли, төрле милек рәвешләрендәге  41 предприятие (оешма) бар, алар мелиорация өлкәсендә проект-смета документациясен эшләүдән башлап, шул тармак объектларын төзүгә һәм аларны эксплуатацияләүгә кадәр булган тулы бер комплекс эшләр башкаралар.

Татарстанда быел мелиорацияне үстерү буенча федераль һәм республика максатчан программалары буенча 180 мелиорация объектында төзелеш һәм ремонт-торгызу эшләре башкарылды, 3 мең гектарга якын сугарулы җирләр файдалануга кертелде, 70тән артык буа һәм гидротехник корылмалар торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International