Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең V Спартакиадасында призлы урынга чыкты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

2015 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең V Спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары тәмамланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 хезмәткәрдән торган җыелма командасы ярышларда актив катнашып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының 32 командасы арасында өченче призлы урынга чыкты. Ярышларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән белгечләрВенера Беляева, Ләйсән Гизатуллина, Гөлнара Хәйруллина, Рәсил Гыйләҗев, Алмаз Галәүтдинов, АлмазГалимҗанов, Рәдис Хәйбуллин, Илфир Мусин, Ренат Ибраһимов, Ренат Ногманов, Александр Дружин, Евгений Рещиков, Ренат Сөләйманов, Рүзәл Исхаков, Илнур Гиниятуллин, Айрат Хәбибуллин, Ренат Хисамовһәм Илгиз Фәткуллов катнаштылар.

Спартакиадада беренче һәм икенче урыннарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты командалары алды.

Спартакиада программасына 9 спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде: чаңгы ярышлары, шахмат, волейбол, бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол, теннис, баскетбол буенча ярышлар. Мондый ярышлар 2010 елдан башлап уздырыла һәм алар традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Казанның спорт залларында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә даими рәвештә күнекмәләр узалар һәм ярышларга актив әзерләнәләр. Барлык командалар җиңүгә омтыла, шуңа күрә турнир таблицасындагы киеренкелек тә елдан-ел арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International