Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында ат фермасы төзиләр.
«Бүгенге көнгә ипподромнан ерак түгел Луч поселогында ат фермасының 30 башка исәпләнгән беренче чираты төзелеп беткән. Атчылык эшчәнлеге районда туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк, атка атланып йөрүләр, суда йөзүләр оештырылачак. Авыру балалар өчен иппотерапия дә оештырылачак», - дигән мәгълүмат бирде проект кураторы фермер ФәридәЯруллина.
Объект атчылыкны үстерү буенча республика максатчан программасы нигезендә төзелә. Төзелешне Камил Сәйфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы алып бара.
Ат фермасы 150 баш атка исәпләнгән. Монда беренче залны бияләр өчен төзегәннәр, озакламый айгырлар өчен дә зал әзер булачак. Колын китерергә торучы атлар өчен тудыру бинасы бар.
Ат фермасында хәзер 2 яшьтән 10 яшькә кадәрге 10 ат бар. Аларның кайберләре чабышларда катнашырга да өлгерде инде.
Фаридә Яруллина әйтүенчә, аның максаты – ат-спорт мәктәбен булдыру һәм иппотерапия буенча эш башлау.Мәктәп озакламый ачылачак та инда, ә менә иппотерапия соңрак булырга мөмкин, чөнки аның өчен тынычрак холыклы атлар кайтарырга кирәк.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыкларында 300ләп ат исәпләнә, шәхси хуҗалыкларда – 394 баш.