Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшкә активлыгын арттыру турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2015 елның 18 декабре, җомга

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшкә активлыгын арттыру турындагы мәсьәләләр буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Бу – быел шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм хосусый хуҗалыклар җитәкчеләре белән уздырылган зона семинар-киңәшмәләрнең дүртенчесе. Исегезгә төшерәбез: мондый киңәшмәләр Баулы, Балтач, Минзәлә районнарында узды һәм соңгысы – Чүпрәледә. Республиканың барлык муниципалитетлары 4 зонага бүленгән, димәк, республиканың агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү проблемалары буенча фикер алышуда барлык районнар да катнашкан.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика аграрийлары елны яхшы күрсәткечләрр белән тәмамларга торалар. Республика бөртекле ашлыктан, чөгендердән, яшелчәләрдән шактый зур уңыш җыеп алды. Татарстан – сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында лидер.

Республикада азык-төлек җитештерү күләмен арттыруга кече хуҗалыклар да үзләреннән шактый өлеш кертәләр. Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы җитештерүе белән 5 эре хуҗалык шөгыльләнә, 46 – крестьян-фермер хуҗалыгы, 8 260 – шәхси ярдәмче хуҗалык. Районда 19 гаилә фермасы эшли.

Хосусый хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү күләме ел саен артып тора. Соңгы 12 ел эчендә республика бюджетыннан шул максатлар өчен 21 юнәлеш буенча 2 млрд. сум акча бүленгән.

Чүпрәле муниципаль районында да дәүләт ярәменең бу төреннән актив файдаланалар. Мәсәлән, соңгы 10 айда чүпрәлеләр ЛПХ үсешенә 18 млн. 566 мең сумлык 103 кредит алганнар. 2006 елдан башлап барысы ЛПХларны үстерүгә 3740 шәхси хуҗалык 817 млн. 820 мең сумга субсидияле кредит алганннар.

Марат Әхмәтов ассызыклап үткәнчә, аны шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санының кимүе борчый. «Гел сыерлар турында сөйләшәбез дип гаҗәпләнмәгез, моңа фәлсәфи якын килергә кирәк, сыер – авылның яшәү рәвеше бит ул!» - дип билгеләп үтте ул, - шәхси хуҗалыкларда сыерларны саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышабыз, 2015 елда гына да моның өчен бюджеттан 349 млн. сум бүлеп бирелде. Шулай булса да, соңгы 5 елда 17 мең сыерга кимегән, ә соңгы елда - 4,2 мең баш сыерга, шул исәптән Чүпрәле зонасында - 680башка кимегән».

Бу зона районнарыннан бары тик өч районда гына узган елга караганда сыерлар саны арткан, ә Чүпрәле һәм Буа районнарында - 2010 елга караганда. Сыерлар саны иң күп кимегән районнардан: Спас, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары.

Буа районының Иске Тинчәле җирлегендә һәм Тәтеш районының Келәш һәм Килдеш авыл җирлекләрендә сыерларның биштән бер өлеше генә калган, Спас районының Никольский авыл җирлегендә яртылаш юкка чыккан.

Марат Әхмәтов җирлекләр башлыкларына, «урыннардан бик яхшы инициативалар үрнәкләре бар, әмма алар күп түгел һәм бөтен җирдә түгел», дип мөрәҗәгать итте. Ул муниципалитетлар җитәкчеләрен активлыкка өндәде: «Бер сайлау срогы эчендә яхшы якка да, шулай ук начар якка да үзгәрер өчен бик күп эшләр эшләргә була. Әмма Сез үзегезнең җирлек тарихына яхшы яктан кереп калырлык уңай үзгәрешләр кертсәгез иде».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковка яхшы күрсәткечләр өчен мактау сүзләрен җиткерсә дә, чыгышын муниципалитетлар башлыкларын тәнкыйтьләүдән башлады. “Кайбер районнар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән дәүләт ярдәме чараларыннын да файдалана алмыйлар, - дип, борчылуын белдерде. – Зеленодольск районы авыл хуҗалыгы продукциясендә шәхси ярдәмче хуҗалыктан кергән өлеш бары тик 39 процент кына тәшкил итә, Кайбычта – 44 процент, Буада – 45. Шул ук вакытта Апаста – 84 процент, Чүпрәледә – 74. Биредә җир башкамы? Кешеләрме...”

Узып баручы елга йомгак ясап һәм киләсе елга планнар билгеләп, Фәрит Мөхәммәтшин “киләсе ел җиңелбулмаячак, әмма шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә бу тәэсир итмәячәк. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерергә, авылда бизнес белән шөгыльләнергә теләгән инициативалы һәм актив кешеләрне эзләргә генә кирәк. Республика парламенты җитәкчесе сентябрь сайлауларында кабат сайланган һәм үз вәкаләтләрен раслаган җирлек җитәкчеләре алдына шундый бурыч куйды.

Чүпрәле районы шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча быелгы зона семинар-киңәшмәләр сериясен япты. Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, дүрт очрашу буенча авыл халкының активлыгын арттыру чаралары турында беркетмә төзеләчәк һәм ул Татарстан Республикасы Президентына җибәреләчәк, диде. Минемчә, дәүләт ярдәменең исемлеге артыр, аның яңа рәвешләре билгеләнер, диде ул.

Аерым алганда, авыллар яшь терлек алу өчен ярдәм күрсәтүне сорыйлар, шәхси хуҗалыкларга бушлай орлык бирү акциясе дәвам итәчәк. «Инициативаның барысы да безнең өчен мөһим, һәм аңа финанс ярдәме күрсәтелергә мөмкин», - дип, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең фикерен дәвам итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International