ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчелмәскә тиеш. 

Соңгы елларда бөтен дөньяда умарталарга өстәмә азык итеп шикәр-бал камыры (канди) бирү киң кулланыла.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Шимбә көнне, 6 февральдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда АПКның 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең перспективалары турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә республика районнарында 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү дәвам итә.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республикада иң алдынгылар булып чыктылар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Каймак” номинациясе буенча “Милли сәүдә маркасы” I Республика фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2016 елгы язгы кыр эшләренә 11 меңгә якын трактор, шул исәптән 1,5 меңнән артык энергия куәте көчле булган заманча техника, 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда авз продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм алдагы елларга тармакны үстерү перспективалары мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Мельничный Пүчинкәсе авылыннан Рәмзис Мөхетдиновның шәхси хуҗалыгында 7 сыер һәм 7 бозау бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International