Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыннан КФХ башлыгы савым сыерлар санын 50 башка җиткерергә уйлый

2016 елның 9 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Керхайван авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Әхмәтханов савым сыерлар санын 50 башка җиткерергә уйлый.

«Хәзер хуҗалыкта 45 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 24 – савым сыерлар. Һәркөнне 380 литрга якын сөт савыла – һәр сыердан 16-17 литр. Терлекләр өчен мул итеп печән, сенаж, фураж әзерләнгән иде, майлы орлыклар түбе (жмых) сатып алабыз», - дип сөйләде ФәнисӘхмәтҗанов.

Бүгенге көндә КФХ башлыгы силос-сенаж траншесын төзү белән шөгыльләнә.

«Планда шулай ук машина-трактор паркын яңарту, җирләрне арттыру», - диде авыл эшкуары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International