Республиканың күпчелек районнарында игенчеләр уҗым культураларына һәм күпьеллык үләннәргә өстәмә ашлама кертү эшләренә керештеләр.
Бүгенге көндә уҗым культураларының 50 мең гектар мәйданында өстәмә ашлама кертелгән, бу планнан 8,7% тәшкил итә, ә күпьеллык үләннәр - 39,5 мең га мәйданда өстәмә тукландырылган (7,9% тәшкил итә).
Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында уҗым культураларын өстәмә тукландыру барлык чәчүлекнең 43% мәйданында башкарылган, Азнакай муниципаль районында – чәчүлекләрнең 33%ында, Яңа Чишмә муниципаль районында өстәмә тукландыру чәчүлекләрнең 20%ында башкарылган.