Министрлык белгечләре катнашында агрономонар өчен онлайн-семинарлар үткәрелә

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

2016 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтә «2016 елгы язгы чәчү эшләрен уздыру үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар үткәрелә. Кырларда дым каплату, язгы бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчү үзенчәлекләре буенча фикер алышу булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк:  http://consult.kazgau.ru/,  аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәкләр.

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru  электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, төрле темаларга мондый семинарлар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International