2016 елның 11 апреленнән 15 апреленә кадәр Н.Э. Бауман ис. КДВМА базасында «Биология һәм балыклар патологиясе» программасы буенча балык үрчетүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары узачак.
Укулар барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татрыбхоз» (“Татарстан балык хуҗалыгы) ҖЧҖ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Курсларда каралачак темалар: Татарстанда аквакультураны инновацион үстерү, буаларда балык үрчетүнең эпизоотологик вәзгыяте, буа һәм елга балыкчылыгын үстерү перспективалары. Шулай ук балыкларны үрчетү, үстерү һәм тукландыру, диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау, балыкларның яшәү тирәлеге, буалар буу, буаларда балык үрчетү процесслары кебек һәм башка темалар да яктыртылачак.