Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республика районнары арасында беренче унлыкка керәләр. Бу елның 7 апрелендә аларда 139,2 тонна сөт савылган. Бер сыерга уртача савым 19,6 кг тәшкил итә (Татарстанда 2 нче урында).
Районда сөт җитештерүгә иң күп өлеш кертүчеләр: «Саба» ҖЧҖ (41,5 тонна), «Эзмә сөт комплексы» ҖЧҖ (16 тонна), «Нырты» АХП” ҖЧҖ (13,2 тонна), «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ (12,3 тонна), «Юлбат» АХП” ҖЧҖ (12,1 тонна) һәм башкалар.
Татарстанда 7 апрельдә гомуми савылган сөт күләме 3295,2 тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елның шушы көненә караганда 63,6 тоннага күбрәк.