Бүгенге көндә Татарстанның 10 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Нурлат, Зәй, Азнакай, Баулы, Аксубай, Чистай, Сарман, Апас, Арча һәм Яңа Чишмә районнары.
Шимбә көнне, 16 апрельдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
Бүген «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында люпин үстерү технологиясе мәсьәләләре һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыында табышның кимүенә мониторинг уздыру һәм аны анализлау буенча ведомствоара нисбәт комиссиясе утырышы булды.
«Минем кече Ватаным» VII бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.
2016 елда кимендә 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект бу елда төзелә башланган булырга тиеш.
Республика игенчеләре язгы чәчүгә керештеләр. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып Зәй, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары игенчеләре башлады.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Наратлы» ҖЧҖ тракторчысы Рифкать Галишин ашламалар сиптерә-тарата торган «Роса» (“Чык”) агрегатын төзекләндергән.
Дүшәмбе көнне, 11 апрельдә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында халыкны экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүне планлаштыраучы яңа «Питрәч экофермеры» («Экофермер Пестречинский») кулланучылар кооперативының беренче гомуми утырышы узды.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Олыяз авылыннан Лена Галиева узган ел «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыкларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант ота.