Зәй шәһәрендә фермер продукциясе сатыла торган кибет ачылды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Узган атнада Зәй шәһәрендә фермер продукциясе сатыла торган кибет ачылды.

Кибет ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов,Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ, ЛПХ (шәхси ярдәмче хуҗалыклар) башлыклары һәм башкалар катнашты.

Кибетнең хуҗасы - Югары Лоҗы авылыннан КФХ башлыгы Илшат Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, яңа сәүдә ноктасында Зәй районы фермерлары гына түгел, ә республиканың башка районнары фермерлары да үз продукциясен сата ала. Китерелә торган продукциянең сыйфаты яхшы булырга тиеш. Продукциянең сыйфатын һәм тиешле документларның булуын белгечләр тикшереп торачак.

«Үз кешеләребезне үзебез ашатырга тиешбез. Бу кибетне ачуда ярдәм итүчеләрнең барысына зур рәхмәт», -диде Илшат Хәбибуллин.

«Зәй районы сөт, ит әйберләре, ашлык белән үз-үзен тәэмин итә. 80гә якын фермер эшли. Бу кибетнең халыкка хезмәт итүен телим, ә фермер, үз продукциясен сатып, акча эшләсен. Бу шундый форматтагы беренче кибет, һәм ул, бәлки, башка фермерлар өчен үрнәк тә булыр», - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәзиф Кәримов.

Камияр Байтемиров, экологик чиста продукция сатыла торган кибетләр бик кирәк, дип, ассызыклады.  «Бу кибетнең киштәләренә фермер хуҗалыкларыннан товарлар, арадашчылардан башка, турыдан-туры киләчәк. Бүгенге кулланучы өчен бу аеруча мөһим», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International