Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның азык-төлек базарындагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.
Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Николай Титов, оператив мониторинг белешмәләренә караганда, республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларында бүгенге көнгә 405 мең тонна ашлык, шул исәптән – 138 мең тонна азык-төлек ашлыгы бар, дип билгеләп үтте.
Быел икмәкнең социаль төрен пешерү өчен беренче сорт онга субсидияләр бирү дәвам итә. Нотыкчы сүзләренә караганда, 40 млн. сум субсидия каралган, аны социаль икмәк пешерә торган 70тән артык предприятие алачак.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, быелның баштагы ике аенда 9,3 мең тонна эре мөгезле терлек һәм дуңгыз итеһәм субпродуктлар җитештерелгән, шулай ук кош ите һәм субпродуктлары - 23,5 мең тонна.
«Республикада терлекләр сую цехлары ачылуга бәйле рәвештә (алар бездә 66) эре мөгезле терлекләр сую да артты. Әле дуңгыз һәм сыер итен тирәнтен эшкәртүне җайга саласы бар. Бу юнәлештә Буа районының «Авангард» (проект куәте тәүлеккә 30 тонна) һәм «Камский» АПК (тәүлеккә 300 тонна) кебек предпиятиеләргә зур өметләр баглыйбыз», - диде Николай Титов.
Ул шулай ук, икътисадый кризис шартларында күп гражданнарга кош итен сатып алу отышлырак, дип өстәде. Аңа бәяләр дә былтыргы дәрәҗәдә кала әле.
Көн саен республиканың сөт эшкәртү предприятиеләренә 2,8 мең тоннага якын сөт китерелә һәм 200дән артык төрдә сөт продукциясе җитештерелә. Николай Титов, бүген сөтнең сатып алу бәясе Татарстан Республикасы буенча 21,30 сум/кг тәшкил итә, бу өстәлгән бәяләрдән тыш, былтыргыга карганда 1 сумгаартыграк, дип ассызыклады.
Шул ук вакыттта республикада халыктан сатып алына торган сөтнең бәяләре төрлечә. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч – 1 кг өчен 18 сум һәм аннан да артыграк булса, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында ул 15 сумнан да ким.
Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбен аңлатыргаһәм бу мәсьәләне хәл итүдә конкрет тәкъдимнәр кертергә кушты.
Николай Титов шулай ук, бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшелчә җитештерүне арттыру өчен орлыкларны бушлай бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелә, диде. 2015 елда бу максатлар өчен 2 млн. сум бүлеп бирелде, быел – 6 млн. 1350 кг чөгендер орлыгына, 560 кг кишер орлыгына, 25 тонна суган орлыгына һәм 160 мең данә кәбестә үсентесенә заявкалар бирелгән инде, дип билгеләп үтте ул.