Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КФХ башлыклары өчен онлайн режимында укулар узачак

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

2016 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Яшь фермерларга ярдәм” конкурсына әзерләнү буенча укулар узачак.

Укулар барышында катнашучылар алдында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россиянең менеджмент һәм агробизнес буенча инженерлык академиясе» («РИАМА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ белгечләре чыгыш ясаячаклар.

Укулар «РИАМА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ студиясеннән турыдан-туры эфирда интернет-трансляциясе аша уздырыла. Уку курсларының максаты - фермерларга дәүләт ярдәменә грантлар алу буенча гаризаларны сыйфатлы итеп язу өчен кирәкле белем бирү. Бүгенге көнгә Россиянең 30 төбәгеннән 500дән артык фермер шундый укуларны уздылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International