«Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 2016 елның 30 апрелендә Әлмәт шәһәрендә «Каймак», «Казылык» һәм «Чәк-Чәк» номинацияләре буенча II Республика фестиваль-конкурсының зона турын уздыра.
Чарага ит һәм сөт продукциясе, икмәк әйберләре һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр чакырыла.
Фестиваль программасында авыл агротуризмы мәйданчыкларын, конкурста катнашучыларның мәйданчыкларын карап чыгу, дегустация, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган номинантларны ачыклау, конкурслар, викториналар, музыкаль – мәгълүмати чаралар каралган.
Фестивальне уздыру тәртибе турындагы мәгълүмат nationalmarkrt.ru сайтында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүматны 8(843) 291 05 50 телефоны аша алырга мөмкин.