Казанда "Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы" республика семинары үткәрелә

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

2016 елның 12 апрелендә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану институтында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет ярдәмендә "Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы” республика семинары үткәрелә, ул республика территориясендә органик продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләренә багышлана.

Семинарда органик авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына, мөмкинлекләренә һәм проблемаларына, Татарстан Республикасы органик продукцияне сертификацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралачак. Семинар кысаларында 2015 елда Татарстанның органик продукция җитештерә торган хуҗалыкларында уздырылган тикшеренүләргә йомгаклар ясалачак, бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре каралачак. Аерым игътибар - органик продукция җитештерүгә күчү өчен иң кирәкле шартларның берсе - биологизацияләү мәсьәләләренә биреләчәк.

Чара Казан шәһәре, Даурия урамы, 28 йортта 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International