Республикада 9 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау” темасына Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен стажировка узды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
Соңгы 2 елда Россиядә агротехстартаплар саны 30%ка артты, шул ук вакытта аларның күп өлеше төгәл игенчелек, әйберләр интернеты һәм биотехнологияләр белән шөгыльләнә. Бу хакта Россельхозбанкның АгроИнвест Клубы экспертлары җиләк-җимеш продукциясе җитештерүчеләрнең һәм «Global Fresh Market: Vegetables & Fruits» җиләк-җимеш базарында катнашучыларның Халыкара махсуслаштырылган B2B күргәзмәсендә сөйләделәр.
«Идея» технопаркында ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов рәислегендә импортны алыштыру һәм агробиотехнологияләрдәге заманча трендлар темасына чираттагы проект сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты. Ул Татарстан Республикасында гамәли генетика ярдәмендә сөт терлекчелеген үстерү проектын презентацияләде.
«Бәхетле» компанияләр төркеме бизнес трансформациясе кысаларында фермер һәм эксклюзив импорт продукциясе юнәлешендә махсуслашкан тәэмин итүчеләр санын арттырырга уйлый. Быел «Бәхетле»нең товар әйләнеше узган елның шул чорына караганда 8%ка арткан, әлеге күрсәткечләр компанияләр төркеменең тәэмин итүчеләре белән очрашуда яңгырады. Шулай ук яңа стратегия буенча, «Бәхетле» үзе җитештерә торган товарларга, турыдан-туры кайтарыла торган импорт товарларына, натураль фермер продукциясенә һәм премиаль брендлар белән коллаборациягә басым ясарга ниятли.
9 сентябрьдән республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск муниципаль районында 2шәр мәйданчыкта, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 ноябреннән 21 ноябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан түбәндәгеләр өчен тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алуга гаризалар кабул итә, субсидияләр болай карала: товар һәм нәселле таналар сатып алуга - 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70,0 мең сум исәбеннән, сөт юнәлешендә мини-ферма төзүгә: 8 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен 300 мең сум исәбеннән.
Бүген "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе" АҖ базасында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге әгъзаларының киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм республиканың нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.