Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 47нче республика конкурсы узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, аграр югары уку йортлары һәм техникумнар студентлары катнашты.
Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
Аннары конкурста катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов котлады һәм катнашучыларга җиңүләр һәм һөнәрләрендә уңышлар теләде.
Терлекчелектә терлекләр үрчетүнең нигезен ясалма орлыкландыру тәшкил итә, бу - терлекләрнең генетик куәтен күтәрүдә, сыйфатын яхшыртуда мөһим алым. Республикада ел саен мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде.
“Быелгы 47нче конкурс Харисов Мансур Габдрахман улы истәлегенә үткәрелә. Ул Татарстан Республикасында терлекчелекне үстерүгә, терлекләрне ясалма орлыкландыруны гамәлгә кертүгә, селекция-нәсел эшен камилләштерүгә, югары продуктив терлекләр булдыруга зур өлеш кертте. Ул Татарстан Республикасында эмбрионнар трансплантацияләүгә нигез салучы", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр әйтеп узганча, республикада терлекләр үрчетү буенча 503 оператор эшли. 2024 елда 251,7 мең бозау туган, 347,5 мең баш сыер һәм тана орлыкландырылган, 331,5 мең баш ясалма орлыкландырылган. Ясалма орлыкландыру 95% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Урак һәм Чүкеч» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Алия Романова мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча 47нче республика конкурсында абсолют чемпион булды.
«Иң яшь белгеч» номинациясендә беренче урынны Чүпрәле муниципаль районының «Молко- Дрожжаное» ҖЧҖеннән Анастасия Михайлова алды.
«Ветеран-технолог» номинациясендә Ютазы муниципаль районының «Агромир» ҖЧҖеннән Фәүзия Баязитова җиңүче булды.
«Авыл хуҗалыгында ясалма орлыкландыру» номинациясендә беренче урынны Сарман районының «Сарман» агрофирмасыннан Людмила Гыймадиева алды.
«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру» номинациясендә беренче урынны Арча районының Сеҗе авыл җирлегеннән Ленар Шакиров алды.
«УЗИ аппаратын практикада кулланган өчен» номинациясендә беренче урынны Арча муниципаль районының «Ак Барс» ҖЧҖеннән Ленар Шакиров алды.
Студентлар арасында Светлана Панжукова җиңүче булды («Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ