Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашты.
Селекция терлекчелектә нәсел эшенең иң мөһим участокларыннан берсе булып тора. Хайваннарның токымнарын камилләштерү һәм генетик куәтен арттыру нәкъ менә зоотехник-селекционерлар җилкәсенә төшә. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча бер сыердан уртача 8274 кг сөт савылган. Зоотехник-селекционерлар алдына җитди бурычлар куелган: хуҗалык ихтыяҗлары өчен үзебезнең нәселле таналарны үстереп, чит оешмаларга сату, сыерларның продуктивлылыгын арттыру һәм, нәтиҗәдә, савым сыерларының үлүен киметү, шулай ук геном лабораторияләре белән эшләү.
“2024 елда «Краса Агроволги» нәселле таналар конкурсында «Элита» нәсел предприятиесенең нәселле үгез танасы беренче урынны алды. 2024 елда бер сыердан савым 9 800 килограммнан артып киткән. Хуҗалыкларда селекция-нәсел эшләре шундый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Алдагы максат - 1 сыердан 11 тонна сөт алуга ирешү”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр сүзләренә караганда, зоотехник-селекционерларның роле елдан-ел арта. Алар нәселле хайваннарның генетик куәтен яхшыртуда үз осталыкларын күрсәтәләр, бу югары продуктивлы нәселле сыерлар төркемен булдырырга мөмкинлек бирә.
Аның әйтүенчә, 2026 елдан башлап нәсел ресурсларының федераль системасында эш мәҗбүри булачак. Нәсел ресурсларының ФДМАСын (ГИАС пр) булдыру һәм эксплуатацияләү нәселле терлекләрне теркәргә, нәсел хуҗалыкларын исәпкә алырга, нәсел продукциясен импортлауга бәяләмәләр бирүне күзәтеп барырга, шулай ук алынган барлык мәгълүматларны анализларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу хисап бирү буенча бизнеска йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк — система аша дәүләт хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвештә алырга мөмкин.
“Продуктивлык, бозауларның чыгышы, таналарның сакланышы һәм башка күрсәткечләр сатып алучылар өчен ачык булачак. Бу шартларда үзебезнең сыйфатлы нәсел базасының роле арта. Чөнки нәселле терлекләрнең чит ил базарлары ябыла”, — дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Конкурста иң яхшы белгечләр — район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Комиссия катнашучыларның лаборатор шартларда эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын белүләрен күрсәттеләр.
Сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсында абсолют чемпион булып Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «АПК азык-төлек программасы» («АПК Продовольственная программа») ҖЧҖеннән Сөмбел Сафина танылды.
Беренче урынны Әтнә муниципаль районының «Таң» АХҖКыннан Лилия Гәрәева алды, икенче урында - Арча муниципаль районының «Яңарыш» («Возрождение») АФ ҖЧҖеннән Рамилә Вәлиуллина, өченче урында - Түбән Кама муниципаль районының «Орсис Агро» ҖЧҖеннән Любовь Ибәтуллина.
Чара кысаларында Марат Җәббаров шулай ук Анастасия Сафроновага, Сөмбел Сафинага һәм Ландыш Шиһаповага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.