Казан Сабантуенда Татарстанның иң уңган авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәттеләр

2025 елның 21 июне, шимбә

Бүген Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме - Сабантуй узды. “Тынычлык” («Мирный») бистәсендә Сабантуй тантанасында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Татарстанның 11 районы муниципалитетлары үз традицияләрен һәм символларын күрсәтә торган тематик йорт-хуҗалыклар әзерләп алып килгәннәр, һәр йорт, хуҗалык үзенчә бик матур бизәлгән, халыкны һәркайсы үзенә җәлеп итәрлек. Кунаклар тантана атмосферасына чумып, традицион халык кәсепләрендә, төрле уеннарда, мастер-классларда катнаштылар — үзләрен халык кәсебе остасы ролендә сынап карадылар, милли ризыклар әзерләделәр, ишегалларында җырлы-биюле чараларда катнаштылар, татар биюләре элементларын үзләштерделәр.

Моннан тыш, «Мирный»да Сабантуйның бәйрәм мәйданчыгында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе узды.

Халык Сабантуйның төп мәйданында традицион масштаблы тамашаны карады, анда биюләр һәм җырлар, традицион күңел ачулар аша Сабантуй бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр. Быелгы Сабантуй бәйрәменең төп темасы — мәдәни мирасларны саклау һәм аларны ышанычлы итеп киләчәк буыннарга тапшыру.

"Бүген бик матур бәйрәм. Без авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын, 50 ел бергә матур гомер итүче гаиләләрне, аксакалларны, Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын бәйрәмгә чакырдык. Әйдәгез әле, аларны хөрмәтләп, аерым кул чабыйк", - дип, мөрәҗәгать итте мәнбәрдән бәйрәм тамашачыларына Рөстәм Миңнеханов.

"Сабантуй - халык көтеп ала торган иң яраткан һәм күңелле бәйрәм. Бу бәйрәмдә авыл халкының, авыл хезмәтчәннәренең өлеше аеруча зур. Нәкъ менә бүген авыл халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, һәркемнең өстәлендәге икмәк, сый-нигъмәт аларның тырышлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Ә бүген алар Казанга килеп, өч Сабантуй мәйданчыгын бизәп, бөтен халыкның күңелен күтәрделәр", - дип өстәде Казан мэры Илсур Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International