Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре дарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Ренат Өметбаев катнашты.
Комиссия утырышында Министрлыкның авыл кооперациясен үстерү секторы мөдиренең вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну барлыкка килү турындагы хәбәрнамәсе каралды. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән сектор мөдиренең әтисе - «Азалия» тәэмин итү-сату һәм эшкәртү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе тарафыннан дәүләт ярдәме чараларын алуга гариза бирелүе турында әйтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2023 елның 13 октябрендәге 384/2-пр боерыгы белән расланган Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турында Нигезләмә нигезендә Министрлыкның авыл кооперациясен үстерү секторы мөдиренең «Азалия» тәэмин итү-сату һәм эшкәртү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы катнаша торган конкурс нигезендә сайлап алуны уздырганда дәүләт ярдәме чараларын бирү мәсьәләләренә бәйле вазыйфаларын башкаруны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарына йөкләү турында карар кабул ителде.