Бүген "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе" АҖ базасында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге әгъзаларының киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм республиканың нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты "Россиянең ТОП-100 иң эре сөт эшкәртүчеләре" рейтингының беренче унлыгына керде. Рейтинг Сөт базарын өйрәнү үзәге (Dairy Intelligence Agency, DIA) тарафыннан The DairyNews мәгълүмат агентлыгы белән берлектә әзерләнгән.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасарлары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Авыл хуҗалыгын финанслауда төп банк – Россельхозбанк – ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийларына 16,9 млрд сум акча бирде. Шуларның 70%тан артыгын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ташламалы ставка буенча алдылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елның III кварталында төбәкләр арасындагы динамик рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте, һәм Татарстан, 8 балл җыеп, кабат беренче урынны алды.
Татарстан өчен узган авыл хуҗалыгы сезоны нинди булды һәм агросекторда импортны алмаштыру процессы ничек бара, дигән темага иртәгә социаль челтәрләрдә #ТатарстанОнлайн программасында туры эфир узачак.
АГРОСИЛА авыл хуҗалыгында пилотсыз очкыч аппаратларын куллану буенча пилот проектын узган елда гамәлгә ашыра башлады. Проектка холдинг 15 млн сум инвестиция кертте. Бу акчаларга, аерым алганда, пилотсыз очкыч аппаратлары (БПЛА) һәм алара бәйле җайланмалар һәм тагылма белән автомобиль сатып алдылар.
Министрлык агымдагы елның 26 октябрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле белән берлектә тармак предприятиеләренең салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Бүген Министрлыкта «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.