Татарстанда элеваторларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базаларының 2025 ел ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды. Практик ярдәм күрсәтү максатында һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге эш ел саен катгый рәвештә «АПКның Ашлыкны бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы вәкилләре катнашында башкарыла.
«АПКның Ашлыкны бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Татьяна Менликиева һәм директор урынбасары Идрис Гатин эшче төркем белән Казанда һәм Зеленодольск районында беренче предприятиеләрне тикшерделәр. Быел бу объектларда тулаем 80 мең тонна (Казандагысында) һәм икенчесендә 300 мең тонна ашлык салу планлаштырылган.
“Тикшерү нәтиҗәләре буенча катгый рәвештә объектны карау акты төзелә. Эшче төркем әгъзалары ашлык саклагычларның, җитештерү-технологик лабораторияләрнең торышына, кирәкле актуальләштерелгән документациянең булуына, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, профилактик зарарсызландыру чараларының нәтиҗәлелегенә һәм башка мөһим мәсьәләләргә аерым игътибар бирәләр”, – дип сөйләде Татьяна Менликиева.
«АПКның Ашлыкны бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының ашлык саклау буенча матди-техник базасында 27 районда 37 элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесе бар, алар ашлык әзерләү чорында ашлык кабул итеп кенә калмыйча, аның сыйфатын саклап калу максатына ирешү өчен дә шартлар булдырырга тиеш, аерым алганда, ашлыкны киптерү, чистарту, җилләтү тиешле норматив дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Җайланмаларының - ашлык киптергечләрнең, механик проба алу җайланмаларының төзеклегенә аерым таләпләр куела, шулай ук үлчәү җайланмалары ышанычлы булырга тиеш.
Икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасының әзерлеген тикшерү буенча күчмә чаралар Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм итә һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.