Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоровны котладылар.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм икмәк пешерү тармагындагы уңышлары өчен Илдар Никифоровка «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды.
Эш тәҗрибәсе, икътисадны яхшы белүе, икмәк заводларының финанс-хуҗалык эшчәнлегендә агымдагы мониторингны уңышлы алып баруы аңа предприятиеләрдәге вәзгыятьнең реаль торышын күзәтеп барырга, икътисадны камилләштерү, җитештерү чыгымнарын киметү һәм продукциянең табышлылыгын арттыру буенча кирәкле идарәчел карарларны вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән аны, республиканың икмәк пешерү тармагы үсешенә керткән уңышлары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады.
Татарстанның азык-төлек базары ныгый, республика үзе җитештерә торган төп азык-төлек төрләре белән үзен тулысынча тәэмин итә, шул исәптән икмәк белән тәэмин ителеш Татарстанда яшәүче һәр кешегә исәпләгәндә норма буенча 100% тәшкил итә, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.