Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Самара өлкәсендә һәм Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында булды.
Самара өлкәсенең Похвистнев районында Марат Җәббаров «Агростар» ҖЧҖенең Бәрәңге селекциясе үзәге эшчәнлеге белән танышты. Үзәк карамагында берничә теплица, селекция лабораториясе, штаммнарны һәм гибридларны саклау җайланмалары бар. Соңгы елларда селекция үзәге Самара авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм Микроклональ үрчетү лабораториясе белән берлектә, меристема үсемлекләреннән башлап, бәрәңге сортларын арттыруның тулы циклын алып бара.
Аннары министр «Молянов Агро Групп» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Молянов белән эшлекле очрашу үткәрде. Компания үз хуҗалыкларында һәм партнер хуҗалыкларында, авырулардан сакланган ирекле зоналардан файдаланып, бәрәңге орлыкчылыгы буенча эш алып бара,
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында Марат Җәббаров «Чирмешәнагро» ҖЧҖендә, «Био-Агро» ҖЧҖендә һәм Миронов Леонид Николаевич КФХсында булды.