Модель компаниянең F 2000 төркеменең мантыйкый үсеше булып тора, чөнки моңа кадәр Россия базарында шундый югары җитештерүчән азык әзерләү техникасы арасында бары тик чит ил компанияләре генә булган.
F 2750 мул уңыш бирә торган кырларда эшләү өчен махсус уйлап җитештерелгән һәм эре терлекчелек хуҗалыкларына күп күләмдә сыйфатлы азык әзерләргә, шул ук вакытта аларның туклыклы үзлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Комбайнның төп үзенчәлеге - аның көчле агрегат булуында. 770 ат көчендәге двигатель комбайнга югары җитештерүчәнлек күрсәтергә мөмкинлек бирә (сәгатькә 280 тоннага кадәр кукуруз җыя ала), сезонга 30 000 тоннага кадәр яшел масса әзерләргә мөмкин. Мондый күләм 2500 баш терлекне ашатырга җитә.
“F 2750 җитештерүне эшләтеп җибәрү — Ростсельмаш һәм Россиядә бөтен азыгы әзерләү тармагы өчен мөһим адым. Бу куәтле һәм технологик комбайн игенчеләргә терлек азыгы җитештерүнең нәтиҗәлелеген шактый арттырырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Компания агробизнесның иң заманча таләпләренә җавап бирә торган техника җитештерүен дәвам итә”, - дип ассызыклады Ростсельмаш компаниясенең техник маркетинг департаменты директоры Александр Коновалов.
Комбайн конструкциясендә азык сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кайбер чишелешләр каралган. Аерым алганда, F 2750 дәүрт рәтле 40 пычаклы ваклагыч барабан белән җиһазландырылган, пычаклар 5 мм озынлыктан 24 мм-га кадәр диапазонда кисәләр.
Ваклагычның конструкциясе үзгәртелгән. Валчыкларның диаметрын арттыру һәм алар арасында 30 процентка кадәр тизлек аермасы булу аркасында үткәрүчәнлек яхшырган һәм бу сусыл кукуруз бөртекләренең 99,9%ка кадәр ваклануын тәэмин итә. Комбайнда шулай ук автомат рәвештә эшли башлый торган таш-металл детекторы, катнаш һәм концентрацияләнгән консервантлар кертү системасы каралган.
F 2750 база комплектациясендә дымлылык датчигы көйләнгән, ул, масса дымлылыгының үзгәрүенә карап, кисү озынлыгын автомат рәвештә контрольдә тотарга һәм җайларга мөмкинлек бирә.
Силосүткәргеч белән автомат рәвештә идарә итү системасы 4 эшләү торышын истә тота, ә база комплектациясенә күчкән кузовны автомат тутыру РСМ системасы механизатор катнашыннан башка йөк транспортын тигез тутырырга ярдәм итә.
F 2750 комбайнында операторның эш урыны эргономиканы исәпкә алып эшләнгән. Идарә пульты кәнәфи култыксасы астына җайлаштырылган, тизлекләрне күчерү селектор белән башкарыла, ә төсле сенсор экранлы Adviser III мәгълүмат системасы комбайнның барлык эш параметрларын контрольдә тотуны тәэмин итә. Биш дәрәҗәдә көйләүле кәнәфи, өч дәрәҗәдә көйләүле руль колонкасы, нәтиҗәле өрдерү системасы, тавышны изоляцияли торган идән өслеге, әйберләр өчен 3 әрҗә һәм суыткыч бүлеге, шулай ук 16 функцияле ГСТ тоткасы эшләү өчен уңайлы шартлар тудыра.