ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Миңнегулов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, җирле үзидарә органнары һәм республика муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.


28
март, 2025 ел
җомга

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кура җиләге һәм җир җиләге (клубника) үстерү серләре, аларны карау кагыйдәләре белән уртаклаша.

«Процесслар фабрикасы» уку-укыту мәйданчыгы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, барысы 35 кеше, сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә җитештерү процессын яхшырту буенча тренингта катнаштылар.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Иран делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Алсу Әхмәтшина, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнаштылар.

Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, республиканың муниципаль районнарындагы җирле үзидарә органнары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге халыкара базарга, шул исәптән Кытай Халык Республикасына бөртекле продукцияне экспортлау номенклатурасын киңәйтү максатларында даими нигездә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшли.

“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ республиканың сөрүлек җирләренең минераль азот белән тәэмин ителешен бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрә. 2025 елда язгы азот диагностикасы ике зонада – Кама алды һәм Идел алды зоналарында үткәрелде.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Чара министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы узачак.


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Россия сөт берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда II Илкүләм сөт конгрессын үткәрәчәк. Чара 4 - 6 июнь көннәрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International