Бүген Казан дәүләт аграр университетында Илшат Нуриев ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп тәкъдим ителде. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
«Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» акционерлык җәмгыяте Россия Федерациясенең иң эре товар биржасы булып тора һәм товарларның киң спектры белән, нефть, газ, урман, минераль ашламалар, күмер, шикәр, арматура һәм башка товарларны да кертеп, биржа сәүдәләрен оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты составына керүче федераль проектларның юл карталары турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында барлык муниципаль районнар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Бүгенге көнгә 315,8 мең га (планнан 65%) - көзге культуралар һәм 125,7 мең га күпьеллык үләннәр (планлаштырылган күләмнән 34%) ашламаланган.
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.
Татарстан Республикасында чәчүлекләрне тырмалауга республиканың утыз биш районында керешкәннәр. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте
Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һава шартлары аркасында язгы кыр эшләренә гадәттәгедән бераз иртәрәк керешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты брендлары NTech-500 рейтингына керде. Болар 2024 елда Россия базарында иң күп сатыла торган азык-төлек продуктлары. «Обнимама» һәм «Васькино счастье» сәүдә маркалары «балалар ризыгы» һәм «каймак» категорияләрендә иң зур ихтыяҗ булганнарның берсе булды. Бу сегментларда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстаннан бердәнбер вәкил булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Таҗикстанның Согдиана өлкәсендәге предприятиеләрдә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде.