Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кыргызстан Республикасының Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашу узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте. Анда шулай ук министр урынбасарлары, бүлек башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Еврохолд Болгария төркеме вәкилләре белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабында ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә урып-җыю эшләренең барышы һәм агросәнәгать комплексы эшенә башлангыч йомгаклар турында фикер алыштылар. Утырыш ВДНХда Хөкүмәтнең Координация үзәгендә узды, анда хәзерге вакытта «Россия» күргәзмә-форумы уза.
Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Республика делегациясен Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба - Министрлык) өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга чыгымнар өлешен бер башка 5 мең сум исәбеннән каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2023 елның 27 ноябреннән 11 декабренә кадәр гаризалар кабул итүне игълан итә.
Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча Казан май комбинаты (КМК) 803,1 мең тонна товар продукциясе җитештергән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арттыграк.
Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Нәгыйм Мортазинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Татарстанда өч елдан артык авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә бирелгән кредитлар суммасы 10 млрд сумнан артып киткән. Россельхозбанк ярдәме белән 4000ләп гаилә авыл җирлегендә күчемсез мөлкәт сатып ала алган. Уртача ипотека чегы 2,5 млн сумга тигез.
Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты Хезмәт Сараенда хезмәтне саклау буенча вәкилләр өчен уку семинары оештырды. Шулай ук республиканың ерак районнарындагы белгечләргә дистанцион катнашу мөмкинлеге дә бирелде.