Казанда «Россия тәмнәре» фестиваленең 2025 елгы төбәк этабы узачак

2025 елның 8 июле, сишәмбе

12 - 13 июльдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә «Тәмле Казан» фестивале белән берлектә «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале узачак. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең төрле тәмле ризыклары белән белән таныштыру һәм азык-төлек продуктларының төбәк брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов «Россия тәмнәре һәм Тәмле Казан» матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, проектның максаты кече бизнеска игътибарны җәлеп итү, Россия төбәкләренең традицияләре, мәдәнияте һәм этник үзенчәлекләре аша җирле бренд продуктларының конкурентлыкка сәләтен һәм танылуын арттыру.

Марсель Мәхмүтов әйткәнчә, фестивальнең төп бурычлары - брендлы продуктларның гастрономик төрлелеген күрсәтү, натураль фермер продуктларын алга этәрү, җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән берләштерү.

Гастрономия фестивалендә Татарстан Республикасыннан «Воронцовские сыры», «Әлбәттә» туңдырмасы, «Бонбон» мармелад һәм лимонады, шулай ук «Заготовитель» авыл хуҗалыгы эшкәртү-куллану кооперативы үлән чәйләре белән катнашачак. Барлыгы Россиянең 40 төбәгеннән 120дән артык катнашучы көтелә.

Белгород өлкәсеннән «Новооскольские Мясные Истории» роза таҗлары белән уникаль сыр, бөтнек һәм базилик белән кыздыру өчен сыр тәкъдим итәчәк.

Владимир өлкәсеннән «Обалдини» кунакларны натураль атланмай һәм сырлы конфетлар белән сыйлаячак.

Краснодар краеннан «ОТЕЛЬХАМОН» һәм Ленинград өлкәсеннән «Эра Вкуса» киштәләрендә кунаклар бик тәмле хамон таба алачак.

Алтын барәбәренә тиң кара уылдыкны Кострома өлкәсеннән «Волгореченск» алып киләчәк.

«Азбука Севера» (Саха (Якутия) Республикасы) һәм «Ямалика» (Ямал-Ненец автоном округы) болан һәм поши продукциясе тәкъдим ителәчәкләр.

Свердловск өлкәсеннән «ОАХАКА Шоколад» шоколадтан гадәти булмаган драже алып киләчәк.

Чара программасына гастрономик шоу, мавыктыргыч мастер-класслар, җирле иҗат коллективларыннан номерлар, шулай ук хедлайнерлар Ирина Салтыкова һәм Slame чыгышлары белән кичке концерт программасы кертелгән.

«Россия тәмнәре» һәм «Тәмле Казан» фестивальләрендә очрашуга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International