Ленар Гарипов: “Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) Россиядә алдынгылар урынында тора”

2025 елның 4 июле, җомга

Бүген Халыкара кооперативлар көненә, Россия кулланучылар кооперациясенең 194 еллыгына һәм Татпотребсоюз оешуга 109 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Бу ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара кооперативлар елы дип игълан ителгән иде, ул тотрыклы үсештә кооперативларның мөһим ролен билгеләп үтә. Елның темасы: “Кооперативлар дөньяны яхшырталар”. Ул кооперативларның тотрыклы йогынтысын һәм аларның бүгенге дөньякүләм проблемаларны хәл итүгә керткән өлешләрен ассызыклый.

Ленар Гарипов, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренең авыл халкына ярдәм итүгә, аларны көндәлек товарлар белән тәэмин итүгә, продукция әзерләү системасын үстерүгә юнәлтелгән хезмәте бәяләп бетергесез, дип билгеләп үтте. “Сез шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен ышанычлы партнер булып торасыз, авылда кече бизнесны үстерүгә ярдәм итәсез, республиканың азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертәсез. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә республиканың иң ерак почмаклары да игътибарсыз калмый”, - дип ассызыклады ул.

Ленар Гарипов әйтүенчә, авыл халкына күрсәтелә торган хезмәтләр күләме елдан-ел арта, бүгенге көндә ул 24,5 млрд сумнан артып китә. Бу фидакарь хезмәт һәм республика тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәсе, шулар аркасында Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге Россиядә алдынгылар урынында тора.

Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү буенча тулы бер программа гамәлгә ашырыла, анда эшчәнлекнең барлык тармакларын үстерүнең төп юнәлешләре, максатлары һәм бурычлары күрсәтелгән. Аның чараларын гамәлгә ашыру социаль-икътисадый проблемаларны, шулай ук «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын азык-төлек белән тәэмин өлкәсендә гамәлгә ашыруда республиканың үз-үзен тәэмин ителеше мәсьәләләрен хәл итүдә кулланучылар кооперациясе оешмаларының ролен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International