Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең утырышы узды. Комиссия утырышында шулай ук Республика Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов катнашты.
Комиссия тарафыннан дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуы барлыкка килү турында хәбәрнамәсе каралды.
«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт граждан хезмәткәрләренә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау буенча таләпләр кагыла.
Хезмәткәр тарафыннан әлеге хәбәрнамә «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясында каралган вазыйфаны башкару кысаларында аның хатыны савым сыерларын асрауга чыгымнар өлешен каплауга 56 700 сум күләмендә субсидия алу турында гариза тапшыруга бәйле җибәрелгән.
Бүгенге көндә Министрлыкның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Минем субсидияләр» (Мои субсидии) системасы аша кергән гаризалар карала.
Субсидия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында” 2013 елның 8 апрелендәге 235 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу турында” Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Кече хуҗалыкларга ярдәм» төбәк проекты кысаларында бирелә. Субсидия алучыларны сайлап алу ысулы - тәкъдимнәрне (гаризаларны) сайлап алуда катнашучыларның сайлап алу критерийларына туры килүеннән һәм гаризалар керү чиратлыгыннан чыгып сайлап алудан гыйбарәт.
Субсидия алучы түбәндәге сайлап алу критерийларына туры килергә тиеш:
Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән файдалану төре булган, милек хокукындагы һәм (яисә) башка хокуктагы җир кишәрлеге булу;
Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә исәпкә алуны электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәү һәм эшчәнлекне Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру;
агымдагы финанс елының 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алуның электрон хуҗалык кенәгәсенә савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләренең булуы язма рәвештә кертелгән булу;
агымдагы финанс елында савым сыерларына тиешле мәҗбүри дәвалау-профилактика чараларын уздыру.
Сайлап алуда катнашучының күрсәтелгән таләпләргә туры килүен тикшерү «Минем субсидияләр» (Мои субсидии) системасында сайлап алуны үткәрүне тәэмин итә торган дәүләт мәгълүмат системалары белешмәләре нигезендә, шул исәптән Бердәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасыннан файдаланып, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.
Гаризаларны карау Министрлыкның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан «Минем субсидияләр» (Мои субсидии) системасында Министрлыкка һәм идарәләргә гаризаларны карау мөмкинлеге ачылган көннән 10 эш көне эчендә башкарыла.
Сайлап алуны тәмамлау һәм сайлап алуда җиңүчеләрне билгеләү максатларында сайлап алуга йомгак ясау беркетмәсе төзелә. Сайлап алуга йомгак ясау беркетмәсе «Минем субсидияләр» (Мои субсидии) системасында сайлап алуда җиңүчеләрне билгеләү нәтиҗәләре нигезендә автомат рәвештә төзелә һәм мәгълүмат алмашу кысаларында «Электрон бюджет» системасына тапшырыла. Сайлап алуга йомгак ясау беркетмәсе «Электрон бюджет» системасында Министрлык җитәкчесенең (ул вәкаләт биргән затның) көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалана һәм «Минем субсидияләр» (Мои субсидии) системасында һәм бердәм порталда имзаланган көннең иртәгесеннән дә соңга калмыйча, шулай ук Министрлыкның рәсми сайтында сайлап алуда җиңүчене билгеләгән көннең 14нче календарь көненнән дә соңга калмыйча урнаштырыла.
Субсидия алучының субсидия бирү шартларын һәм тәртибен, шул исәптән субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү өлешендә, үтәвен тикшерү вәкаләтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгына йөкләнгән.
Комиссия тапшырылган материалларны, шул исәптән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.05.2025 елның 20 маендагы 339 номерлы карары белән расланган субсидияләр бирү тәртибен, дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи регламентын һәм башка документларны анализлады.
Комиссия утырышы йомгаклары буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. Дәүләт хезмәткәре тарафыннан вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, шәхси кызыксыну мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин, дип танырга;
2. Хезмәткәргә мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау чараларын күрергә, гаризаларны караганда идарәчел карарлар кабул итүдән тыелып торырга тәкъдим итәргә;
3. Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенә дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүнең нигезлелеген даими нигездә тикшерүне, шулай ук әлеге дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү нәтиҗәләренә ирешүне контрольдә тотуны тәкъдим итәргә. Әлеге эш йомгаклары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында карарга.
Кабул ителгән чаралар коррупциячел хокук бозуларны киметергә һәм дәүләт ярдәме чараларын биргәндә законлылыкны һәм ачыклыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.