«АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә агротуризмның перспектив юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү турында фикер алышачаклар

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның 10 июлендә Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтының «Төбәктә агротуризмның перспектив юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» темасына түгәрәк өстәле узачак.

Түгәрәк өстәл уздыруның максаты - авыл территорияләрендә агротуризмны үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү һәм фикер алышу, төбәктә әлеге тармакны үстерүне кызыксындыру өчен тәкъдимнәр эшләү, шулай ук агротуризм өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру өчен кызыксынучы яклар арасында партнерлык элемтәләрен урнаштыру.

Түгәрәк өстәл программасына агротуризм өлкәсендә алдынгы экспертларның, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан хакимият органнары, бизнес һәм мәгариф оешмалары вәкилләренең чыгышлары кертелгән. Алар арасында: Россиянең Казан кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, «Авыл территорияләрен үстерү агентлыгы» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рената Бибарсова, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов бар.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 9-11 июлендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия агросәнәгать комплексының иң эре вакыйгаларыннан берсе - «АГРОВОЛГА-2025» күргәзмәсе узачак. Күргәзмә 27 илдән 400дән артык компанияне, продукцияне һәм хезмәт күрсәтүләрне, 15 000нән артык кешене һәм 70тән артык эшлекле чараны берләштерәчәк, бу аграр тармакның алдынгы эшлекле мәйданчыгы статусын тагын бер кат раслый. Быел “АГРОВОЛГА” географиясен киңәйтә: Ираннан - 18 һәм Кытайдан 8 компания катнаша, дип көтелә.

Оештыручылар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән халыкара экспертлар катнашында, техниканы кыр шартларында күрсәтү һәм күләмле тармак конкурслары белән бай программа әзерләделәр. Чара катнаш форматта узачак: павильон һәм кыр экспозицияләре, эшлекле сессияләр, демонстрацион кишәрлекләр, техниканы эш барышында күрсәтү һәм ачык мәйданнарда махсус шоу-программалар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International