Рөстәм Миңнеханов «АГРОВОЛГА - 2025» күргәзмәсе кысаларында АПК белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традиция буенча «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган «АГРОВОЛГА - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты.

Күргәзмә кысаларында АПК белгечләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды - барлыгы 105 машина тапшырылды.

“Сез республика авыл хуҗалыгының эшен тотрыклы һәм нәтиҗәле тәэмин итәсез. Яңа автомобильләр барлык дәрәҗәдә сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк. Татарстан - илебезнең алдынгы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Быел югары уңыш алуга өметләнәбез. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең, Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге идарәләренең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең автопарклары яңа автомобильләр белән тулыландырылды. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең район филиалларына чираттагы автолавкалар партиясен тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International