Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар өчен аларның гаилә фермасын үстерүгә чыгымнарын федераль бюджеттан финанслауга 2025 елның 4 июлендә 8.00 сәгатьтән алып 2025 елның 4 августында 17:00 сәгатькә кадәр сайлап алу уздыру турында игълан итә.
Сөт һәм ит терлекчелеге буенча грант суммасы 30 млн. сум булачак, эшчәнлекнең башка юнәлешләренә - 20,0 млн. сумга кадәр.
Сайлап алу «Электрон бюджет» системасында башкарыла: https://promote.budget.gov.ru/
Документлар исемлеген алу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/granti-na-razvitie-semeynih-ferm.htm