Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Гаилә бергә» хәйрия фонды карамагындагы гаиләләрне котлады. Аларда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвалану уза торган балалар тәрбияләнә. Терапия вакытында алар әти-әниләре белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Дом вдали от дома» гаилә кунакханәсендә бушлай яшиләр.
Мондагы күп балалар еллар буена авыр дәвалану узалар, һәм шул вакытта алар янәшәсендә аларның әти-әниләре дә була. Ярдәм йөзеннән предприятие «Очень важная корова» һәм «Обнимама» брендларының сөт продукциясе җыелмаларын тапшырды, аларга тизрәк савыгуларын теләде.
8 июль көненә багышланган мондый хәйрия акцияләре комбинат өчен күркәм традициягә әверелде. Узган ел предприятие «Обитель Утешения» коммерциячел булмаган автоном оешма (АНО) карамагындагыларны — күп балалы, тулы булмаган гаиләләрне, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләрне котлаган иде.