“Своё Фермерство” аграр В2В-маркетплейсын тәэмин итүчеләр Россельхозбанкның яңа финанс ярдәменнән файдалана башладылар. Хәзер һәр тәэмин итүче товарны бер мизгелдә кредитка сатып алу опциясенә тоташа ала.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Агросәнәгать комплексының инженерлык-техник тәэмин ителеше» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм комбайнчылар конкурсында җиңүчеләр катнашты.
Комбинат Казанда 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм ясады. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама идет в гости» (“Обнимама кунакка бара”) акциясен яңадан башлап җибәрде. Шушы көннәрдә предприятие Казанның Киров районында урнашкан 101 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу рус, татар һәм инглиз телләрендә дәресләр алып барыла торган полилингваль балалар бакчасы, анда компенсацияләү юнәлешендәге төркемнәр бар. Хәзер балалар бакчасына 400 бала йөри, шулардан 25 - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала.
Казан дәүләт аграр университетында игенчелектә туфракның адаптив-ландшафт системаларын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тотылган чыгымнар өлешен каплауга «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елда федераль бюджеттан финанслашу башкарыла торган субсидияне бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Кичә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә «Агросәнәгать комплексына идарә итү» темасына квалификация күтәрү программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен уку курсы башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча муниципаль районында булды. Берничә объектны карап чыккач, ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Сабирҗан Бәхтияровны 65 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы павыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча быелгы сезонда «Август-Агро» ИК авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасындагы рейтингта беренче урынны алды: барлыгы 318 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, шуның 307 мең тоннасы көзге һәм язгы бодайга туры килә. Бер гектардан уртача уңыш 29,4 центнер булган. Бу - төбәк дәрәҗәсендә гомуми уңыш күләменә зур өлеш кертү. Корылык аркасында киеренке сезон булуга да карамастан, республика аграрийлары 3,7 млн тоннадан артык ашлык җыеп ала алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан бизнес-делегация килде. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов, инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Рүзәл Исхаков һәм «Рацин» АҖенең проект офисы башлыгы Ләйсән Мәлләмова катнашты.