Бүген «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Төбәктә агротуризмның перспектив юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл авыл территорияләрендә агротуризмны үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләү һәм алар хакында фикер алышу, төбәктә әлеге тармакны үстерүне кызыксындыру өчен тәкъдимнәр эшләү, шулай ук агротуризм өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру өчен кызыксынучы яклар арасында партнерлык элемтәләре урнаштыру максатында узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү турында сөйләде.
Татарстан Республикасында 2,6 мең фермер хуҗалыгы һәм 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел алар республиканың тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 42%ын - 142 млрд сумлык продукция җитештергән.
Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 415 млн сум күләмендә ярдәм итү планлаштырылган, шул исәптән 223 млн сум - «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча субсидияләүгә. 2025 елда «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» яңа илкүләм проекты эшли башлады. “Конкурс буенча сайлап алу узды инде, акчалар 51 кооперативка җиткерелде”, - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Гайнуллов Азнакай районының «Бәрәкәт» кооперативын мисалга китерде, алар тәүлеккә 12 тонна сөт эшкәртә, 15 төр продукция җитештерә.
Авыл җирендә эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре буларак, ул авыл туризмын һәм ял итүне оештыруны билгеләп үтте. Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, аңа республикада ихтыяҗ бар һәм алар белән 60тан артык эшкуар шөгыльләнә. Аларның 12се Россия авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 99 млн сумлык грант алды, шул исәптән агымдагы елда 5 проект - 42 млн сум.
“Гомумән алганда, республикада агротуризм юнәлеше бик перспективалы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә аны алга таба үстерәчәкбез һәм аңа ярдәм итәчәкбез”, — дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша авыл хуҗалыгы өлкәсендә коррупция куркынычы һәм коррупцияне профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров «Фермер хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында авыл территорияләрен үстерү буенча агротуризмны үстерү перспективалары» темасына чыгыш ясады.
Шулай ук агротуризмның перспектив юнәлешләренә, милли төсмерләр белән авыл туризмына, агроэкотуризмга һәм авыл җирлегендә мәдәни-танып белү туризмын үстерүдәге кооператив алымнарга аерым игътибар бирелде.