"Агроволга - 2025": "Агроволга гүзәле" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

«Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр арасыннан иң матурын ачыклау буенча IVнче «Агроволга гүзәле» конкурсы узды. Иң-иң матурлар исеменә 36 нәселле терлекләр хуҗалыгыннан сыерлар дәгъва кылган. 

Сыерларны экстерьер бәяләү беренче бозауларның һәм таналарның тышкы билгеләрен бәяләү системасыннан гыйбарәт, бу аларның продуктив сыйфатларын, сәламәтлеген һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү өчен потенциалын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Гәүдә төзелешенең гомуми күренеше һәм үсеше, токым билгеләренең гармониялелеге, Ачыклыгы бәяләнә. Бу терлекләрнең продуктив озын гомерле булуын, аларның үрчем сыйфатларын һәм авыруларга чыдамлыгын фаразларга мөмкинлек бирә. Белгечләр сыерның ни дәрәҗәдә яхшы төзелгәнлеген, аның никадәр эре һәм пропорциональ булуын, үз токымының "идеаль сыерына" охшаганмы-юкмы икәнен карыйлар. Тәннең аерым өлешләренә игътибар итәләр: аяклар салынмаган, дөрес формада булырга тиеш, нык һәм дөрес куелган булырга тиеш, аркасы тигез һәм көчле, күкрәге киң булырга тиеш, йөрәк һәм үпкәләр өчен урын булырга тиеш. Сыерларның тышкы кыяфәтләре буенча фермада ни дәрәҗәдә яхшы "эшче" булулары турында күп әйтергә була.

Конкурста катнашучыларны объектив бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен халыкара эксперт — Венгриянең голштино-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр җитештерүчеләренең илкүләм ассоциациясенең профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш әфәнде җәлеп ителгән иде.

Конкурста өч төп номинация билгеләнде: Түбән Кама муниципаль районының «Орсис-Агро» ҖЧҖ сыеры Гранд-чемпион дип танылды, Әтнә муниципаль районының «Кушар» АХҖК сыеры чемпион булды, Тукай муниципаль районының «Сәйдәшев ис.АХП» ҖЧҖ сыеры Вице-чемпион исеменә лаек булды.

Моннан тыш, берничә номинациядә иң яхшы хайваннарны билгеләделәр:

гәүдә тирәнлеге иң яхшы булган сыер - «Рассвет агрофирмасы» АХҖК (Кукмара районы);

койрык төбе сөяге (крестец) иң киң булган сыер- «Татарстан» АХП ҖЧҖ ( Балтач районы);

сырт линиясе туры булган иң яхшы сыер- «Мәңгәр» АХҖК (Әтнә районы);

яннан караганда аякларында басып торышы иң яхшы булган сыер - «Вахитово» ҖЧҖ (Кукмара районы);

иң зур гәүдәле сыер - Наратлы ТК «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ (Бөгелмә районы);

күкрәк читлеге иң киң булган сыер - «Гаврилов ис. агрофирма» ҖЧҖ (Кукмара районы);

гармонияле йөреш - «Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ (Тукай районы);

сыерның сөтле булуын күрсәтә торган чагылыш - «Мир» ҖЧҖ (Алабуга районы).

Шулай ук конкурс кысаларында ңң яхшы хендлерларны бүләкләделәр. Өченче урын Алабуга муниципаль районының «Мир» ҖЧҖеннән Уктам Матниезовка бирелде, икенче урында Казан шәһәренең «Племенное Дело»  ҖЧҖеннән Зөһрә Галимҗанова булды. Хендлерлар арасында җиңүче дип, Кукмара муниципаль районының «Рассвет» агрофирмасы»  ҖЧҖеннән Илназ Гомәров танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International