Бүген «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру факторы буларак мелиорация: заманча технологияләр һәм иң яхшы тәҗрибәләр» дигән түгәрәк өстәл узды. Очрашуның модераторы буларак, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Татарстанда республика программасы эшли, аның буенча мелиорация җайланмаларына чыгымнарның 70%ы субсидияләнә, дип ассызыклады. Ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе 30%ын гына түли.
«Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе субсидия ала һәм 10 көннән инде кырларда су сиптерү машиналары эшли башлый. Мин мондый мөмкинлектән файдаланырга өндим. Бездә су ресурслары 400 мең гектардан артык мәйданда сугаруны арттырырга мөмкинлек бирә. Су ресурсларының потенциалы безгә сугару өчен мәйданнарны күбрәк кертергә мөмкинлек бирә, ә дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә финанс чыгымнарын күпкә киметергә булыша", - диде ул.
Ирригация һәм дренаж буенча илкүләм комитетның вице-президенты Ирина Бондарик климат үзгәреше шартларында төгәл мелиорацияне үстерү концепциясе турында сөйләде. Ул, төгәл мелиорация булдыру өчен мелиорация, авыл һәм су хуҗалыгы өчен мобиль кушымталар эшләргә, шулай ук төгәл мелиорацияне җайга салу системалары элементлары, интеллектуаль платформа, роботлаштырылган техника, су системалары мониторингын һәм төгәл мелиорацияне үстерүне планлаштыру системаларын булдырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Сугарулы игенчелек буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры Андрей Новиков үзгәрүче климат шартларында агросистемаларның тотрыклылыгын һәм продуктивлыгын арттыру өчен сугарулы игенчелек агротехнологияләре турында сөйләде. Сугарулы җирләрдә чәчүлек мәйданнары структурасын, чәчү әйләнешләре схемаларын, ресурсларны саклый торган технологияләр һәм су сиптерү ысулларын эшләүнең һәм аларны гамәлгә кертүнең практик аспектлары мәсьәләләренә, шулай ук аларны сугарылган җирләрдән һәм сугару суыннан югары продуктив, икътисадый нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәрлек итеп Татарстан Республикасы зонасына яраклаштыруга аерым игътибар бирелде.
«Радуга» бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Геннадий Огаренко «Азык культураларын, техник һәм бөртекле культураларны сугаруда инновацияләр. Авыл хуҗалыгы культураларын сугарудан икътисадый файда» темасына чыгыш ясады. Ул Россиядә мелиорацияне тотрыклы үстерү перспективалары: инновацион технологияләр һәм агробиоценозларны сугару техникасы турында сөйләде.
Аның әйтүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында 38,5 мең мелиорация корылмасы бар, шул исәптән: 31,06 мең гидротехник корылма, шулардан: 280 сусаклагыч; 2000 көйләүче гидроузел; 200 Буа; 134 елга плотинасы; 38,7 мең км суүткәрү һәм агызу каналлары; 3,2 мең км яклагыч дамбалар. 1571 насос станциясе һәм 4,06 мең км торбаүткәргеч бар.
Мелиорация комплексын икътисадый үстерүнең иҗтимагый файдалы булуына ул мелиорацияләнә торган җирләрнең продуктивлыгы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгы артуны, югары сыйфатлы продукция җитештерүне; өстәмә керем алуны; заманча инфраструктура булдыруны; халыкның эш белән тәэмин ителеше артуны һәм яшәү шартлары яхшыруны; хезмәт җитештерүчәнлегенең артуын кертте.
ВНИИМЗ РФА - «В.В. Докучаев ис. Туфрак институты” федераль тикшеренү үзәгенең ФДБФУ филиалы әгъза корреспонденты Дмитрий Иванов Мелиорацияләнгән җирләренең бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының мелиорация игенчелеген үстерүдәге роле турында сөйләде. Ул, институтның фәнни һәм фәнни-гамәли эшчәнлегенең төп юнәлешләре - илебезнең гумид зонасы агроландшафтлары компонентлары параметрларының пространство-вакыт динамикасын өйрәнү һәм игенчелекнең ландшафт-мелиоратив системаларын эшләү, дип ассызыклады.
Дмитрий Яшин республикада сугаруны үстерү өчен ресурслар җитәрлек, диде, 21 мең км озынлыктагы 10 мең елга һәм 880 сулык бар, дип сөйләде ул. Булган су ресурслары 400 мең гектардан артык җирне сугарырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул, мелиорация объектын нульдән башлап җибәрү өчен сугаруны үстерү буенча проект-смета документациясен эшләргә, проект документациясенә һәм инженерлык эзләнүләренә дәүләт экспертизасын алырга, төзелеш-монтаж эшләрен башкарырга, аннары мелиорация объектын сугару техникасы белән җиһазларга кирәк, дип билгеләп үтте.
Шулай ук заманча су сиптерү машиналары мәсьәләләренә, сугару системаларын автоматлаштыру һәм контрольдә тоту өчен инновацион чишелешләргә, туфракның дымлылыгын исәпкә алып су сиптерү технологияләренә һәм сугарулы игенчелектә заманча һәм яңа технологияләргә аерым игътибар бирелде.