Бүген «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылды һәм ул илнең агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын тануга юнәлдерелгән иде.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов 12 җиңүчегә бүләкләр тапшырдылар, алар түбәндәгеләр:
"Мин булмасам, кем?" («Кто, если не я?») номинациясендә җиңүчеләр - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлчәчәк Мостафина һәм Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорск кошчылык фабрикасы” ҖЧҖенең симертү цехы башлыгы Рушан Шәймәрданова.
«Якты йолдыз» («Превосходящая звезда») номинациясендә җиңүчеләр - Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Анастасия Александрова, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әлфия Прокопьева һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Татьяна Кирова җиңү яуладылар.
“Супер хатын-кыз” («Суперҗенщина») номинациясендә җиңүчеләр - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча элеваторы» АҖ генераль директоры Ләйсән Әһлиуллина, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы җитештерү-кулланучылар кооперативы башкарма рәисе Раилә Хисмәтуллина, «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» ҖЧҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева.
«Россия авылларында менә нинди хатын-кызлар бар» («Есть женщины в русских селеньях») номинациясендә җиңүчеләр - «Колос» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рима Сафиуллова, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Красный Восток» агрохолдингы” АҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Ирина Вәлиева, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ландыш Закирова.
«АПКда хатын-кызлар» конкурсы «Азык-төлек киминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итүдә тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына булышу һәм авыл тормышын популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык булды.