Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Васильева һәм «Чаллы-Бройлер» берләштерелгән башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Алсу Гайнетдинова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - министр Марат Җәббаров рәислегендә Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм «Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 апрельгә республиканың барлык районнары да язгы кыр эшләренә кереште - бу, иң беренче чиратта, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру. Бүгенге көнгә 836,3 мең га мәйданда эш башкарылган. Көзге культураларга 476 мең га мәйданда ашлама кертелгән, бу барлык уҗым культуралары мәйданының 98%ын тәшкил итә. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1 млн 954 млн га (78%) мәйданда башкарылган.
21-25 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы экспортчылары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Мароккода 17 нче Siam-2025 халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашалар. Күргәзмәнең темасы: “Авыл хуҗалыгы һәм авыл районнары: су ресурслары тотрыклы үсеш үзәгендә”.
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы тарихы музеенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре өчен экскурсия оештырылды. Авыл хуҗалыгы тармакларының үсеш этаплары турында музей директоры Наил Сабиров сөйләде.
Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Төркия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, Министрлыкның азык-төлек базары бүлеге башлыгы Валентин Спичков, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты.
Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә булды, анда «Идел буе федераль округының кече агробизнесын үстерү - 2025» форумында катнашты.
Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында «Конкур (киртәләрне узу) һәм выездка (җайдакның һәм менге атның чабыштагы осталыгын күрсәтү) буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге» төбәк ярышлары ачылды.