«Агроволга-2025»: экспертлар терлек азыгы җитештерүгә нәтиҗәле идарә итү турында фикер алыштылар

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булдылар һәм авыл хуҗалыгында һәм азык-төлек сәнәгатендә заманча эшләнмәләр куелган мәйданчыкны карадылар. Алар шулай ук терлек азыгы җитештерү буенча «Процесслар белән нәтиҗәле идарә итү» конференциясендә катнаштылар.

Сергей Воскресенский Россиядә терлек азыгы базарының торышын һәм аларны җитештерү икътисады турында сөйләде. Ул илнең технологик суверенитетын тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның яңа базарларын булдыру буенча илкүләм максатларга басым ясады. Моннан тыш, Воскресенский терлек азыгы җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме һәм агросәнәгать комплексы продуктларын җитештерүне кимендә дүрттән бергә арттыру перспективалары, шулай ук экспорт белән тәэмин итүне киңәйтү темасына кагылды.

Аннары сүз министр урынбасары Гөлүс Баязитовка бирелде, ул Татарстанның сөт терлекчелеген һәм кошчылыкны үстерү планнарына җентекләп тукталды. Аның мәгълүматыннан күренгәнчә, 2030 елга республика 2,6 миллион тонна сөт, 553 мең тонналап ит, ике миллиардлап йомырка җитештерүгә ирешү планлаштыра.

Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру буенча резервларның берсе - азык үзәкләре төзү. “Терлек азыгы үзәге - машиналар җыелмасы түгел, ә яңа эш технологиясе ул”, - дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.

Бу предприятиеләр авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыруны оештыруның инновацион технологияләреннән гыйбарәт, алар азыкка чыгымнарны шактый азайтырга һәм кеше факторын киметергә мөмкинлек бирә.

Аннары «Кызыл Маяк» директоры Дмитрий Золотов фермада терлекләрне ашату процессын оптимальләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты, авыл хуҗалыгы бизнесын уңышлы алып баруның төп элементы буларак, рационга фәнни нигезләнгән мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.

Конференция азагында катнашучылар мөгезле эре терлекләрне тукландыруда заманча тенденцияләр, терлек азыгы җитештерүдә биотехнология мәсьәләләре, терлекләрнең продуктивлылыгын арттыру өчен персональләштерелгән рационнар турында фикер алыштылар.

Шулай ук терлек азыгы җитештерүне үстерү тәҗрибәсе, терлекчелек фермасының нәтиҗәлелеген арттыру өчен терлекләрне тукландыру рационын оптимальләштерү белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International