Бүген «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча II халыкара турнир узды. Быел иң яхшы осталар исеме өчен ярыш Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән һәм 5 илдән, шул исәптән Беларусь Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан, Төркия Республикасыннан, Израиль Дәүләтеннән, Сирия Гарәп Республикасыннан килгән 103 конкурсант арасында барды.
Турнирның төп максаты - ветеринария тармагында квалификацияле хезмәтнең абруен күтәрү, сыерларның тоякларын профилактик кисүнең һәм савыктыруның алдынгы ысулларын ачыклау, пропагандалау, һәр җирдә гамәлгә кертү, иң яхшы ветеринария ортопедларының тәҗрибәсен тарату, яшьләрне әлеге һөнәр буенча укырга һәм эшкә урнаштырырга җәлеп итүдә булышу.
Судьялар коллегиясе составына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург ветеринария академияләре, Ерак Көнчыгыш ДАУ вәкилләре керде. Бәйсез эксперт сыйфатында Беларусь Республикасыннан Василий Руколь чакырылган иде. Судьялар арасында шулай ук һөнәри хезмәтләр күрсәтүче махсуслаштырылган оешмаларның ветеринария табиблары да булды: АгриПО (Беларусь Республикасы), Тимофеев Юрий Александрович КФХ (Чувашия Республикасы) һәм шәхси эшкуар Пахомов Н.Н. (Кабарда-Балкар Республикасы).
“Иң яхшы белгеч” номинациясендә 45 тәҗрибәле белгеч ярышты, алар арасында Хакасия Республикасыннан Виктор Кольчиков җиңүче булды. Икенче урынны Ростов өлкәсеннән Сергей Солостов алды, ә өченче урында Свердловск өлкәсеннән Владимир Безруков булды.
«Яшь осталар» номинациясендә 47 катнашучы булды, алар арасында 13 кыз иде. Кызлар арасында Красноярск краеннан Татьяна Шнайдер иң яхшысы булды, ә егетләр арасында Татарстан Республикасыннан Булат Хисамиев җиңү яулады.