“Махсус техника - 2025” (”Спецтехника - 2025”) күргәзмәсендә Россиянең 7 төбәгеннән 56 компания катнашты

2025 елның 11 июле, җомга

Бүген техника һәм сәнәгать җайланмаларының «Махсус техника - 2025» махсуслаштырылган күргәзмәсе үз эшен төгәлләде. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 10000 кв. м территориядә узды.

Күргәзмә актив сәнәгать үсеше, инфраструктураны киң колачлы модернизацияләү һәм ышанычлы, югары җитештерүчәнлекле техникага ихтыяҗ арту шартларында мөһим профессиональ мәйданчыкка әверелде. Анда 65тән артык компания-экспонент катнашты, алар төрле тармаклар өчен яңа техника, җайланмалар һәм чишелешләр тәкъдим иттеләр. Алар арасында: КАМАЗ, Zoomlion, МТЗ-Татарстан, ГК Интехсервис, КОРРУС-Техникс, Дорстройлогистика, СтройМолот, МАЗЦентрКазан, шулай ук бөтен Россиядән дистәләгән профильле дилерлар, дистрибьюторлар һәм җитештерүчеләр бар иде.

«Махсус техника - 2025» кысаларында техниканы эшләтеп күрсәтүләр, StaplerCup йөк төягеч техникасын йөртүчеләрнең халыкара турниры, тармак компанияләре, дәүләт структуралары, һөнәри ассоциацияләр һәм техник белгечләр катнашында түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, эксперт сессияләре һәм сөйләшүләр, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең мобиль офисы эше узды.

Катнашучы компанияләр төрле җайланмалар: куәтле автокраннардан һәм экскаваторлардан алып күпфункцияле коммуналь машиналарга кадәр тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Zoomlion компаниясе чылбырлы ZE225GN экскаваторын, ук бетон агыза торган торба озынлыгы 38 м булган автобетон насосын, каланча краны элементларын һәм ZAT1200 автокранын күрсәтте.

МТЗ-Татарстан «Махсус техника - 2025» күргәзмәсенә ЭП-491 экскаватор-төягеч, БМ-205Д бораулау машинасы, кар җыю һәм щетка җайланмаларын да кертеп, «Беларус» тракторлары базасында эшләнгән коммуналь техника алып килгән иде. Шулай ук AURORA, «Арслан» сәүдә йорты, Промышленный Меридиан, ВИЛЛИС, РСК Аском-Свобода, Техстройконтракт, «Вертикаль» сәүдә йорты һәм башкалар үзләренең төрле җайланмаларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International